Нәтиҗәләр саны: 10934000 (18841306), эзләү 0.437 секунд барды

Эзләү нәтиҗәләре

  1. Чынлап та, балаларның талантын ачу, сәләтен үстерү, алар өчен төрле конкурслар оештыру бигрәк тә эре шәһәрләрдә үзе бер акча эшләү индустриясенә әйләнеп бара. // Чыганак: http://kiziltan.ru/
  2. Хәзерге вакытта чит илдәге “шоу” ларга ияреп, бездә дә олылар белән беррәттән балалар өчен матурлык конкурслары уздырыла башлады. // Чыганак: http://kiziltan.ru/
  3. Тик нәниләр өчен тәгаенләнгәне “Матурлык һәм талант бәйгеләре” дип аталуы белән генә аерыла шикелле. // Чыганак: http://kiziltan.ru/
  4. Талант дигәннән, журналист булып эшли башлаган гына чагымда, 90 нчы еллар башында бик популяр бер төркемгә кушылып әырлап йөрүче биш яшьлек кызчык белән танышырга туры килгән иде. // Чыганак: http://kiziltan.ru/
  5. Чынлап та, үз яшенә караганда бик үткер, көчле тавышлы, чатнап торган бала иде ул. // Чыганак: http://kiziltan.ru/
  6. Танылган әырчылар белән беррәттән сәхнәгә чыгып, тамашачы алдында чыгыш ясарга сабыйга нинди талант, күпме ихтыяр көче, сәламәтлек кирәклеген күз алдына китерүе кыен түгел. // Чыганак: http://kiziltan.ru/
  7. Кызын шулай концертларда катнаштырып йөртү өчен бар көчен салган әнисе дә моны яхшы аңлагандыр, мөгаен. // Чыганак: http://kiziltan.ru/
  8. Тик шулай да сәхнә уртасына чыккан нәни кызчыкның битендәге макияжны күрүгә күпләр “аһ” иткәндер. // Чыганак: http://kiziltan.ru/
  9. Ясалма озын керфекләр, каләм сызылган һәм тышкы почмакларына кадәр уклар ясалган зур күзләр, күз кабагында ялтыравык күләгә, куе кызыл иреннәр — бала битен алыштырып куйганнармыни, сабыйларга хас самимилек, беркатлылык бөтенләй юкка чыккан. // Чыганак: http://kiziltan.ru/
  10. Бәләкәй генә башына кирәгеннән артык кабартылып ясалган прическасы да нәни кызчыкны көлке хәленә калдыра иде. // Чыганак: http://kiziltan.ru/